Логотип
Яңалыклар

Ютазыда ике хатынны яшен суккан

Бу фаҗига кичә, 9 июнь көнне булган.

Бу фаҗига кичә, 9 июнь көнне булган. 

Ютазы авылында яшәүче 1957 һәм 1959 елгы ике хатын-кыз кич белән урамга, скандинав таяклары белән йөрергә чыккан булганнар. Шул вакыт көчле яшенле яңгыр ява башлаган. 
Яшен сугудан алар икесе дә зыян күргәннәр. 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова шунда ук вафат булган. Ә Гөлүсә Дәүләтшинаны авыр хәлдә Урыссу район хастаханәсенә илткәннәр. 
Бу хакта Ютазы авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Рәис Галимов хәбәр иткән. 

Җәен мондый фаҗигале хәлләр еш күзәтелә. Чөнки яшенле яңгыр яуганда кеше өчен иң куркынычы – ул үзе: кеше – электр тогын үткәрүче булып санала. Шуңа күрә яшеннән ничек сакланырга икәнен тагын бер кат искәртәбез:
*  яшен яшенли башлауга, ышык урын эзләгез, әмма яшен вакытында биек, ялгыз агачлар, биек объектлар янында басып торырга ярамый.
* яшенле яңгыр яуганда су тирәсендә якын булса да кеше гомеренә куркыныч тудыра.
*яшенле яңгыр вакытында машинада каласыз икән, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз.  
* өйдә булганда электр приборларын сүндерергә, тәрәзәләрне ябарга кирәк. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар