Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган

Башкортстаннан кертелгән продукция арасында вируслы ризыклар табылмаган. Бу хакта бүген “Татар-информ” омәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Матбугат очрашуы Татарстанда тилчә (ящур) авыруына каршы көоәш юлларын эзләүгә багышланган иде.

“Башкортстан, нигездә, Туймазы районы белән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында бәйләнешләр ныклы. Мисал өчен, Бәләбәй сөт заводына продукция тапшыра торган оешмалар бихисап. Башкортстаннан кертелгән продукция мониторингы ясалды. Бүгенге көнгә вируслы ризык ачыкланмады, – диде Александр Козлов.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда тилчә авыруыннан котылу өчен мал-туар, мал азыгы һәм эш кораллары юк ителә.

“Башкорстанда үткәрелгән барлык чаралар белән беррәттән, Татарстанга әлеге вирус үтеп кермәсен өчен ике республика чигенә ветеринария белгечләре, ветеринария хезмәте, Россельхознадзор белгечләре һәм хокук саклау органнары белән берлектә, тәүлек буе эшли торган 10 пост куелган. Алар тере мал, азык-төлек, сөт һәм ит продукциясе төягән һәр үткән машинаны туктатып, дезинфекция ясый, тикшерә”, – диде эксперт.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150078/

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2019 - 06:00
    Без имени
    Бик охшады,купме эйтемнар,мэкальлар кулланылган эчталекле,шул ук вакытта телебез байлыгын оста чагылдыргансыз.берничэ кабат укып сезнен тасфирлауларга сокланып утырдым.гади,халыкчан шул ук вакытта тиран магьнале хикая.афарие
    Корыган алмагач
  • 21 сентябрь 2019 - 06:00
    Без имени
    Дэвамы кайчан укырга була? 👍👍👍
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 06:00
    Без имени
    Дэвамын ничек укырга сон?
    Ай сылуы 
  • 21 сентябрь 2019 - 06:00
    Без имени
    КАЙЧАН АЗАГЫ БУЛА ИНДЕ?
    Пәри утарында
  • 21 сентябрь 2019 - 06:00
    Без имени
    Искиткеч!!!
    Корыган алмагач
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...