Башкортстанда халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашуга Элвин Грей да килгән

Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата.

Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә proufu.ru сайты. Йөзләгән кеше арасында беренчеләрдән булып килүче эстраданың популяр җырчысы Элвин Грей булган. Социаль челтәрдәге үз битендә ул: “Иҗади ӘНИЕМ үлде. Хәния апай, бик авыр. Ачык йөрәкле, киң, гади күңел... Эстрадабыз ятим калды. Бик ярата идем Сезне, йөрәктә мәңгегә калачаксыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын”, – дип язган.

Җырчы турында башкорт режиссеры Рияз Исхаков та җылы сүзләрен әйткән: “Без Хәния Фәрхигә берничә клип төшердек, шул исәптән беренчесе “Әлдермешкә кайтам әле” җырына иде. Хәния апа, җырларыгыз мәңге яңгыраячак!”

Соңгы көннәрдә җырчы 87 яшьлек әнисендә кунакта булган. Кичә иртән йөрәге нык кына авырта башлаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма хастаханәгә китереп җиткерә алмаганнар. Табибларга үлемен генә расларга калган. Якынча сәбәбе йөрәк өянәге диелә.

Элвин Грейның Хәния Фәрхи турында әйткән сүзләрен Интертат газетасында укырга мөмкин.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/28/145220/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...