Логотип
Яңалыклар

Башкортстанда Картлар йортында гадәти булмаган туй: кияүгә – 72, кәләшкә 33 яшь

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Мөнир Хәнәфиев белән Эльвира Басыйрова Октябрьский шәһәрендәге Картлар йортында 2019 елда танышалар. Икесенең дә беренче никахы. Икесенең дә катлаулы язмышы. 

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Мөнир Хәнәфиев белән Эльвира Басыйрова Октябрьский шәһәрендәге Картлар йортында 2019 елда танышалар. Икесенең дә беренче никахы. Икесенең дә катлаулы язмышы. 

 

Мөнир Әбделхәмит улы Казан музыка училищесын тәмамлап, заманында «Синтез» төркеме белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыккан. Кырыс тормыш сынауларын үтеп, Картлар йортына килеп эләккән. Хәзер бер генә концерт та аннан башка узмый икән. Язмыш Эльвираны да 2016 елда инвалидлар йортына китерә. 28 яшьлек кыз мондагы тормышка авыр ияләшә, тора-бара гына ачыла. Хатын-кызлар клубына йөри башлый. Ул да күп нәрсә белән кызыксына, мавыга икән! Эльвираның аяклары авыртуын белгәч, яңа һөнәр үзләштергән Мөнир аңа уңайлы ортопедик аяк киеме тегә! 

 Өлкән ир белән яшь хатын уртак тел табып, аралаша башлыйлар: алар җандашлар булып чыга! Мөнир аңа шигырьләр укый, җырларын тыңлата. Ике арадагы дуслык тирәнрәк хисләргә алмашына. Яшь аермасы шактый булуга карамастан, алар язмышларын бергә бәйләргә булалар. 10 июньдә шәһәрнең Никах сараенда Мендельсон маршы астында яңа парлар балдаклар алмаша. Интернатта аларны шарлар, чәчәкләр белән каршылыйлар.      

 

фото: "Башинформ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар