Логотип
Яңалыклар

Банктан дип шалтыраталар икән, телефонны куегыз!

Җырчы Эльмира Кәлимуллина белән килеп чыккан күңелсез хәл уңаеннан Сбербанк тикшерү эшләре башлаган.

Җырчы Эльмира Кәлимуллина белән килеп чыккан күңелсез хәл уңаеннан Сбербанк тикшерү эшләре башлаган. Бу хакта безгә ПАО «Сбербанк»ның «Банк Татарстан» бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, банк хезмәткәрләре клиентларны игътибарлырак булырга, карта хакындагы тулы мәгълүматны, CVV2 кодын, смс аша килгән кодларны, парольләрне беркемгә дә хәбәр итмәскә куша. Әгәр дә телефоныгызга шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыралар һәм сездән әлеге мәгълүматларны, картага бәйле серсүзне әйтүегезне сорыйлар икән, тиз генә телефонны куегыз да, карта артына язылган номер белән банкка үзегез шалтыратыгыз. Әлеге номер Сбербанкның рәсми сайтында да күрсәтелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар