Балалар фэнтэзи укый. Татар әдәбиятында бу жанрда язучы юк – Йолдыз Миңнуллина

"Яңа татар прозасы" бәйгесе уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә татар яшьләр әдәбияты турында сүз барды.

 “Калеб” татар яшьләренең “Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләрнең кумиры Йолдыз Миңнуллина булуын күрсәткән иде. Бу күренешне “Татар-информ” хәбәрчесенә күренекле шагыйрьләр дә билгеләп үтте. Ә бүгенге яшь прозаиклар өчен кем авторитет? "Яңа татар прозасы" бәйгесе уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә шул хакта сүз булды.

“Яшьләрнең язуларында аларның Зифа Кадыйрованы укулары сизелә – андый яшьләр дә бар. Нәбирә Гыйматдинованы, Марат Кәбировны, Галимҗан Гыйльмановны укыйлар”, - дип санап китте яшьләр иҗаты белән “Ялкын”ның баш мөхәррире вакытта ук актив танышып барган Йолдыз Миңнуллина. Әмма бу күпчелек түгел.

Ул бүгенге яшьләрнең, бигрәк тә үсмерләрнең, русча фэнтэзи укуларын билгеләп узды. “Без Рүзәл Мөхәммәтшин белән мәктәпкә очрашуга баргач, балалар үзләре әсәрләр язып, дәфтәрләрне берләштереп китаплар ясаганнарын күрдек. Класс моны бер-берсеннән кулдан-кулга йөртеп ябырылып укый. Бу балалар шул дөньяда яшиләр. Кызык әсәрләр алар. Без “Ни өчен татарча язмыйсыз?” дип сорыйбыз. Алар: “Без андый әйберне русча укыйбыз”, диләр. Фэнтези өлкәсендә эшләү өчен бер кумир урыны буш тора”, - диде Йолдыз.

Исегезгә төшерәбез, “Яңа татар прозасы” бәйгесе "Калеб" иҗади яшьләр берләшмәсе тарафыннан, "Ялкын" журналы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашында оештырыла. Бәйгедә катнашучылар апрель башында Казанга килеп, остазлары – Ркаил Зәйдулла, Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән һәм Илдар Әбүзаровлар белән очрашып, алардан мастер-класслар алачаклар, дәресләр ай буена – хикәя язылып беткәнче онлайн дәвам итәчәк. 29 апрель – әсәрләрне уку көне.

Май аенда иң яхшы хикәя авторына 1000 евро тапшырылачак. Иганәче – Tampere Islam Mahallesi/

Рузилә Мөхәммәтова

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    8087
    1
    111
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    6733
    1
    103
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5189
    4
    76
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7645
    2
    47
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4340
    6
    47
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 март 2021 - 22:12
    Без имени
    Гомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.
    Карындашым – көндәшем 
  • 2 март 2021 - 20:39
    Без имени
    Деградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин.
    ​ Кире кайтарып булса...
  • 2 март 2021 - 21:14
    Без имени
    И бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...
    Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
  • 2 март 2021 - 12:28
    Без имени
    Икесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.
    Вәгъдә йөзеге
  • 2 март 2021 - 15:10
    Без имени
    Әйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...
    Буран эчләрендә буран
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...