Логотип
Яңалыклар

Бала төрү өстәленнән егылып имгәнгән сабыйлар күп.

Яшь әниләр, берничә секундка гына борылдык, дип әйтәләр, ә бала инде идәндә. Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов, әнә шулай имгәнеп килүче сабыйлар саны йөздән артык, дип белдерде матбугат очрашуында.

 Республика балалар клиник хастаханәсенә алып килгән балалар, нигездә, көнкүрештә имгәнә.  Табиб әйтүенчә, күкрәк балаларын бик еш алып киләләр. Алар күпчелек очракта бала биләү өстәленнән, диван-кроватьтан егылып төшеп зыян күрә. «Баланың башы гәүдәсенә караганда авыррак, шуңа күрә башына күбрәк зыян килә», – ди Владимир Иванов.  
Табиб, яз-җәй айларында балалар күбрәк травма ала, дип белдерә. Дөрес, үзчикләүләр вакытында мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер кимегән, хәзер статистика кабат арта башлаган. «Москит сеткаларга алданып, егылып балалар бигрәк каты имгәнә. Шуңа да аларны ялгыз калдырырга ярамый», –  ди табиб. Җәй көне велосипедтан егылып имгәнүчеләр дә шактый. Саклану чаралары – шлемнар кию зарур. Бу безгә кагылмаячак дип, битараф калырга ярамый. 
«Җәй көне балаларны имгәнүдән саклар өчен, алар белән көн саен куркынычсызлык хакында сөйләшергә кирәк», – дип тә сагайта белгечләр. 
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар