Азнакайның иң өлкән сайлаучысына – 102 яшь
Гомере буе колхозда тырыш хезмәт куйган ветеран, сигез бала үстергән Герой-Ана бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яши.
Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы – Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык күзәтелә, дип яза “Маяк” газетасы.
Районыбыз һәм шәһәребездә 63 меңнән артык кеше яши. Аның 50 меңнән артыгы сайлау яшендә. Барлыгы 62 сайлау участогы бар, аның 42 се – районда, 20 се – шәһәрдә. Районда – 23057, шәһәрдә 27701 сайлаучы теркәлгән. Иң күп сайлаучылар (2 меңнән артык) Актүбәдә – 530, 531, 532 нче сайлау участокларында, иң азы (93 кеше) – Баланлы Бүләктәге 565 нче сайлау участогында.
Җитди сәбәпләр аркасында үз участокларында тавыш бирә алмаган 500 дән артык азнакайлы беркетмә таныклык алган. Алар нигездә студентлар, командировкага баручылар һәм башкалар.
Азнакайга чит төбәкләрдән командировкага килүчеләр 513 нче сайлау участогында тавыш бирә алалар.
Сырхауханәдә ятучылар янына тавыш бирү өчен гаризалары буенча өстәмә исемлек нигезендә 523 нче сайлау участогыннан киләчәкләр. Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортындагы 101 кеше өчен дә 523 нче сайлау участогында шундый тәртиптә тавыш бирү оештырылган.
Районның иң яшь сайлаучысы – Гөлзирәк Гәрәйшина. Ул Әсәй авылы кызы, Әлмәттә медицина көллиятендә белем ала.
“Моңа кадәр әти белән әнинең матур итеп киенеп, зур бәйрәмгә барган кебек сайлауга киткәнен карап кала идем. Менә үземә дә шундый бәхетле һәм җаваплы көн килде. Әлбәттә, дулкынландыра, тормышымда беренче җитди сәяси адым бит”, – ди ул.
Районда беренче килүчеләргә һәм беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Ә районның иң өлкән сайлаучысына 102 яшь. Ул Сарлыда гомер кичерүче Сәхипҗамал Гыйләҗетдинова. Гомере буе колхозда тырыш хезмәт куйган ветеран, сигез бала үстергән Герой-Ана бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яши. 13 оныкның һәм 32 оныкчыкның, 2 оныкчык баласының яраткан әбисе ул.
“Шушы яшенә җитеп, бер генә сайлаудан да калганы юк”, – ди 556 нчы сайлау участогы рәисе Нурия Нуркаева.
Һәрбер сайлау участогында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган.
Көндезге 12.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча сайлаучыларның шәһәрдә – 36,3, районда 49,7 проценты тавыш биргән. Баланлы Бүләктә исемлектә булган 93 кешенең барсы да тавыш биргән.
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
30 гыйнвар 2023 - 17:03Без имени"Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? " - хак сузләр. Дорес эшләгәннәр, мин дә, бәлки, шундый ук карарга килер идем. Аста язылганча бернинди азгынлык та, бозыклык та тугел бу. Нигә яратмаган кеше белән яшәп узенне хәм башкаларны азапларга? Гомерне 2-3 мәртәбэ яшәми берәу дә, яшьлектә хата ясаганнар икән (яки момкинлекләре булмаган), хатаны анлап тозэтудә бернинди дә гаеп юк. Курыкмый адым ясаган очен Афәрин дип кенә әйтәсе килә!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 08:52Без имениКомментарий белән килешәм,яшиселәр бар әле.Тормыш җайланып китә алырмы?«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.