Логотип
Яңалыклар

Аз пенсия алучыларның акчасы арта

 

2019 елның 1 апреленнән пенсияләргә кушылучы социаль түләүләр яңача исәпләнәчәк. Бу яңалык минималь пенсия алучыларга кагыла. Моңа кадәр аларның пенсиясен өстәмә түләүләр белән яшәү минимумына кадәр тутыралар иде. Бүгенге көндә Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 8232 сум. Ә минималь пенсия 5464 сум, 90 тиен. Аны 8232 сумга тутыру өчен, калган сумма федераль бюджеттан социаль түләү рәвешендә бирелле.

Әлеге закон чыкканчыга кадәр, пенсияләргә индексация ясалганнан соң, социаль түләүләр пропорциональ төстә кими һәм болай да минималь пенсия алучы кеше акчасының артканын тоймый иде. Хәзер исә исәпләү механизмы үзгәрә: пенсионерга түләнә торган сумманы башта яшәү минимумына кадәр тутырачаклар, пенсиягә индексация исә шуннан соң гына ясала. Пенсия артканнан соң, социаль түләүнең суммасы кимеми һәм пенсионер үз кереме артканын чын-чынлап күрәчәк. Әлеге үзгәреш 83 мең татарстанлыга кагыла. Моның өчен каядыр барырга, ниндидер гаризалар язара кирәкми, бу автомат тәртиптә башкарыла торган эш.

Фото: www.pixabay.com

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар