Логотип
Яңалыклар

Айрат Мәрдиев «КАМАЗ»да «Дакар-2016» раллиенда икенче урынны алды

Аргентинада дөньядагы иң дәрәҗәле ралли  - «Дакар-2016» тәмамланды. Барлык категорияләр өчен узышның 13 этабы узды. Йөк машиналары өчен бу 180 чакрым махсус участок булды, алар узыш нәтиҗәләренә берничек тә йогынты ясамады.

Ярыш йомгаклары буенча пилот Айрат Мәрдиев, штурман Айдар Беляев һәм механик Дмитрий Свистунов идарәсендәге «КАМАЗ-Мастер» экипажы йөк машиналары арасында гомум зачетта икенче урынны алды. Беренче урында танылган Жерар де Рой җитәкчелегендәге Голландия экипажында, ул икенче тапкыр ралли җиңүчесе булды.

Россиянең башка экипажларына килгәндә исә, Николаев экипажы - 7нче, Каргинов - 14нче, Сотников  - 15нче.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар