Айгөл Бариеваның «Бул гына» дип аталган иҗат кичәсенә рәхим итегез

2019 елның 19 мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның халык артисты, җырчы Айгөл Бариеваның «Бул гына» дип аталган иҗат кичәсе була.

Әтисе – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Шамил Бариев уенына сокланып үскән Айгөл яшьтән үк музыка белән кызыксына, үзешчән сәнгатьтә катнаша.

Педагогика институтының музыка факультеты каршындагы «Хыял» хорында, милли-мәдәни үзәктә төзелгән «Сорнай» ансамблендә җырлый. 1996 елда «Синең өчен» дигән тәүге кассетасын чыгара.

«Ашкыну», «Синең өчен», «Чабата», «Туй» һ. б. җырлары белән халык күңеленә үтеп кергән Айгөл Бариева хәзерге көндә иң танылган татар җырчыларының берсе. Интернет дөньясында популяр шәхес, инстаграмның актив кулланучысы.

Әтисе салган сукмактан атлаучы, искиткеч сопрано тавышына ия, чибәрлеге белән татар эстрадасында балкып янучы Айгөл татар җәмгыятенең рухи тормышын баетуда актив эшли, хәйрия чараларында катнаша.

Әлеге иҗат кичәсендә Айгөл Бариева халыкка танылган җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Барыгызны да җыр-моң кичәсенә чакырабыз! Рәхим итегез!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    9736
    4
    124
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5622
    1
    76
  • 6643
    2
    45
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    7877
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 17 сентябрь 2020 - 09:00
    Без имени
    БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.
    Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре
  • 17 сентябрь 2020 - 08:52
    Без имени
    Сонгы арада уйлый башладым, бу донья шундый куркыныч була башлады, ул супермаркетларда охранникларга бирелэ бит узлэре янында йортэ торган кнопкалар, полиция чакырта торган. Менэ шуны нигэ балаларга, гомумэн ботен кешегэдэ эшлэп чыгармыйлар? Куркыныч сизугэ, басасын кнопкага и якын тирэдэге полиция килеп алып китсенгэ. Баланы урамга алып чыгарга да куркырсын биллэхи. Бер яклау юк.
    ​Мәхәббәт «уеннары»
  • 17 сентябрь 2020 - 09:36
    Без имени
    Беренче чиратта гаилэ балалар булу Зур бэхет шулар дип яшисен
    Гаиләме, карьерамы? 
  • 17 сентябрь 2020 - 14:56
    Без имени
    Вот сантый килен.Югары ьелеме була Тороп, торорга урыны бар, бук чистартырга кайткан.Ирен икенче урынга Кучермасалар, улганче шунда кимсетелеп яшисен ьулган икан.Нерсе, узен акыллы итеп курсатасе килде ме икан? Андыйлар БН алар теленда сулашерга кирак шул.Узеннан да уздырыбырак кычкырса, узен куя белса, кайнанын теше утмас иде.Бу киленнен кылыгын хупламыйм.Кеше гомерга бер гена кила. Ярый ла шуннан фэхем алып, уз киленен кэмсетмаган. Э Ире боламык!!
    Инде минем чират...
  • 15 сентябрь 2020 - 08:53
    Без имени
    Бу турыда күршегезгә әйтмәгез. Безнең дә баштан кичте андый хәл. Нәтиҗәдә без гаепле булып калдык. Үз проблемаларын үзләре хәл итсеннәр
    Күршемнең ире йөргәнен белдем, миңа нишләргә?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...