Логотип
Яңалыклар

Авыр хәбәр: Ирек Миннәхмәтов вафат

«Татспиртпром»ның элеккеге генераль директоры Ирек Миннәхмәтов вафат.


«Татспиртпром»ның элеккеге генераль директоры Ирек Миннәхмәтов вафат.
Бүген спортзалда булганда аның хәле кинәт начарланган. Тиз арада хастаханәгә
илтеп җиткерсәләр дә, кызганыч, табиблар ярдәм итә алмаган... Тром булырга
мөмкин дигән фараз бар.
Ирек Миннәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә туган. Аңа әле нибары 39 яшь
иде...
Ирек Җәүдәт улы журналистлар өчен үз кеше иде: 2012-2015 елларда ул
«Татмедиа»ны җитәкләде.
Гаиләсенең, якыннарының, әти-әнисенең кайгысын уртаклашабыз. Көтмәгәндә
килгән зур югалту... Ходайдан аларга олы сабырлык сорыйбыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар