Логотип
Яңалыклар

Авыл яшьләре сәясәт белән кызыксына башлады

Соңгы вакытта авылда яшәүче яшь егет һәм кызларның сәясәт белән кызыксынуы шактый арткан.

Соңгы вакытта авылда яшәүче яшь егет һәм кызларның сәясәт белән кызыксынуы шактый арткан. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова әйтте.


– Без бөтен республика буйлап йөрдек  – 8 мең чакрым юл уздык. Һәр муниципаль районда булдык, яшьләр белән очраштык. Аларны нәрсә борчый, нинди үтенеч-проблемалары бар – барысын өйрәндек.
Авыл районнарында яшәүче яшьләрнең дә сәяси активлыгы арту күзәтелә: үз авылларының, районнарының киләчәк язмышына алар битараф түгел. Гомумән, сәяси яктан актив булу яшьләр арасында тренд санала хәзер. Социаль челтәрләр  мондый мөмкинлекне күпкә арттыра: кечкенә генә ерак авылда яшәп тә, зур, глобаль проблемалар күтәрергә, үз артыңнан башкаларны ияртергә була хәзер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар