Логотип
Яңалыклар

​«Авыл кызы» II Бөтенроссия конкурсы

20 март көнне кичке 5тә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Авыл кызы» II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырыла һәм аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кыла. Бу турда Киров, Әстерхан, Екатеринбург, Пенза, Киров, Оренбург, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Чувашия республикалары кызлары катнашачак, анда Татарстан сәнгать осталары, Чувашиядән «Мишәр» ансамбле дә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар. Әлеге чараның төп оештыручылары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, «Сөембикә» журналы.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар