Логотип
Яңалыклар

Авыл кызлары ярышты

20 нче март көнне Казанда «Авыл кызы» II Бөтенроссия конкурсының финал туры узды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм «Сөембикә» журналы тарафыннан оештырылган бәйгедә телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калган 20-30 яшьлек татар кызлары көч сынашты. Катнашучыларның географиясе бик киң: Ульян, Пенза, Түбән Новгород, Оренбург, Башкортстан, Чувашия, Свердлау, Әстерхан. Кызлар сәхнәдә туган авыллары турында сөйләде, жюри хөкеменә алдан әзерләнгән чиккән кулъяулык, милли ризыклар чыгардылар. Чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш, коймак, бармак кебек тәм-томнан залда утырган тамашачы да авыз итте. Кызлар үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәтте. Кемдер җырлады, кемдер биеде, хәтта үзе язган шигырь, әкият укучылар да булды. ТР халык артисты Фердинант Сәләхов рәислегендәге жюри Гран-прины Башкортстаннан килгән Эльвира Рәкыйповага тапшырды. Калган 8 катнашучы да дипломлы һәм кыйммәтле бүләкле булды.

P. S. Тиздән сайтыбызда бу чарадан фоторепортаж да карый алачаксыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар