Логотип
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министры: берничә районда карантинга җибәрелүчеләр бар

Бүген Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләренә багышланган брифинг вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коронавирус инфекциясе белән бәйле кайбер районнарда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең карантинга җибәрелүен әйтте. «Быелгы кампания ахырга кадәр уңышлы барсын өчен иң элек кешеләрнең сәламәт булу мөһим», – диде ул.

Пандемия шартларында язгы кыр эшләрен сменалап башкару киңәш ителгән. «Бригадалар үзара аралышырга тиеш түгел», – диде Марат Җәббаров. Авыл хуҗалыгы тармагында гадәттән тыш хәл килеп чыга калса дип хәзерге вакытта ябылу торган социаль объектлар, спорт мәктәпләре, мәдәният йортларында эшләүчеләр исемлеге төзелә. Алар кирәк булган очракта терлекчелек тармагына ярдәмгә җибәреләчәк.
Министр хәбәр итүенчә, быелгы чәчү мәйданнары узган елгы кебек үк – 2,8 миллион гектар. Нурлат шикәр заводы ябылу белән бәйле шикәр чөгендере мәйданнары 25 процентка кимегән. Бу кырларга бөртекле культура чәчәкләр. 
Язгы кыр эшләре кампаниясендә бүгенге көндә барлык мәйданнарның 9 проценты чәчелгән. Югары темплар Зәй, Буа, Нурлат, Азнакай, Чүпрәле районнарында. 
Марат Җәббаров брифинг барышында республика азык-төлек продукциясе белән тулысынча үз-үзен тәэмин итә, дип белдерде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кол-центр эшли башлаган. 8-800-444-16-70 телефонына шалтыратып әлеге тармакка кагылышлы сораулар буенча консультация алырга, булган дәгъваларны калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар