Логотип
Яңалыклар

Авыл белән шәһәр сайлауга төрлечә карый

Шәһәрдә һәм авылларда тавыш бирү бер-берсеннән аерыла.

 Шәһәрдә һәм авылларда тавыш бирү бер-берсеннән аерыла. Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бу хакта сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда әйтте.

– Авыл кешесе, гадәттә, иртүк торып эшен бетереп куя – алар барысы да төшкә кадәр киләләр. Төштән соң инде тавыш бирүче калмый да. Ә шәһәр халкы киресенчә, сайлау участогына кичке якта – бакчасыннан кайтышлый гына керә. Сайлау участогы ябылыр вакытта да шәһәрдә сайлаучылар килүен дәвам итә әле. Әмма бу юлы шәһәрдә дә сайлауга килү дәрәҗәсе югары булачак. Президент сайлауга халык барыбер башкача карый.  Хәтта шәһәрдә яшәп, авылда теркәлүчеләр дә, тавыш бирергә дип туган ягына кайта.

Аның әйтүе буенча, өч көн дәвам иткән сайлауларда халык бертөрлерәк дәрәҗәдә килгән: өчтән бере – 11 сентябрь көнне, тагын өчтән бере – 12 сентябрь көнне тавышын бирергә мөмкинлек тапкан. Бүген исә 30–40 процент сайлаучы сайлау участокларына килгән. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар