Логотип
Яңалыклар

Автоматлаштырылган түләүләр тормышны җиңеләйтә

Автоматлаштырылган түләүләр тормышны җиңеләйтә

 
Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы көннән-көн камилләшә бара. Хәзер теләге булган һәркем төрле хезмәтләр өчен түләү системасын автомат режимга көйли ала. Ягъни, банк картасындагы акчалар теге яки бу түләүне каплау өчен автомат рәвештә күчерелә...
 
 
 Әйтергә кирәк, республикада электрон хезмәтләр порталы елдан-ел популярлаша. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче һәр гаилә айга бер мәртәбә булса да дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалана. Соңгы өч елда гына да әлеге сайт аша кылына торган түләүләр саны якынча ике тапкырга арткан һәм 2015 ел нәтиҗәләре буенча 6 миллион тәшкил иткән.
 
 - Халык арасында аеруча популяр хезмәтләр: торак-коммуналь хуҗалык, элемтә, ЮХИДИ штрафлары өчен түләүләр һәм мәктәп картасына акча күчерү. Әйтергә кирәк, халык сайт аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкаруга өстенлек бирә, - дип ассызыклады Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
 

ЮХИДИ штрафларын түләү аеруча популяр

 
 Шунысы мөһим, әлеге портал елдан-ел камилләшә бара. Мәсәлән, күптән түгел генә сайтта “автомат түләүләр” дип аталган өр-яңа система гамәлгә кертелгән. Бу – теләге булган һәркем үзе аеруча еш файдалана торган хезмәтләр өчен түләүләрне автомат режимга күчерә ала дигән сүз.
 
 - Ягъни, кешенең шәхси кабинетына килә торган һәрбер штраф һәм түләүләрдә билгеләнгән төгәл сумма аның банк картасы яки виртуаль картасыннан автомат рәвештә алына дигән сүз. Бу сервиска тоташу өчен шәхси кабинеттагы махсус төймәгә басу да җитә. Аннары инде автоматлаштырылган системаны кайсы хезмәткә тоташтырасың килә, шуны сайлап аласың, - дип аңлатты министр.
 
 Иң мөһиме: биредә теге яки бу хезмәтләр өчен автомат рәвештә күчерелә торган сумманың бәясен сайлау мөмкинлеге дә тудырылган. Мәсәлән, әлеге система синең картаңнан 3 мең сумнан дә күбрәк күләмдә акча салдыра алмый... Телисең икән, бу сумманы арттырып яки киметеп тә була. Әле алай гына да түгел, теге яки бу хезмәт өчен акча күчерер алдыннан система сезнең телефон номерына махсус сорау-хәбәр җибәрә. Әгәр дә акча күчерергә рөхсәт бирәсез икән, бу гамәл шунда ук тормышка ашырыла.
 
 - Хәзерге вакытта бу система ЮХИДИ штрафларын түләүчеләр арасында аеруча популяр. Ник дигәндә, агымдагы елда әлеге түләүләрне башкару буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Ягъни, әгәр ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түлисең икән, машина хуҗасына 50 процентлы ташлама карала. Кайсыберәүләр бу штрафлары турында белмәскә яки онытып җибәрергә дә мөмкин бит. Бу очракта машина хуҗаларына түләүләрнең автоматлаштырылган системасы ярдәмгә килә дә инде – штраф квитанциясе килгәч үк, анда язылган сумма автомат рәвештә ЮХИДИ хисабына күчерелә, - дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.
 

Акча күләмен үзең билгелә...

 
 Яңа система торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен башкару өчен дә бик уңайлы. Ул фатирга беркетелгән махсус хисап буенча тормышка ашырыла. Фатир хуҗасы әлеге яңа сервисны билгеле бер суммага көйли. Шул ук вакытта акча алыначак көнне дә билгеләп куя. Шул рәвешле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр аның картасыннан билгеле бер вакытта һәм билгеле бер күләмдә салдырыла.
 
 Әйтергә кирәк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкаруның тагын бер ысулы бар. Кайсыбер кешеләр үз карталарындагы акчаларның счет-фактурада күрсәтелгән сумма күләмендә алынуын көйли ала. Тик андый мөмкинлектән һәркем файдалана алмый. Бу төр хезмәткә кушылган идарәче компания һәм торак иминиятчеләре ширкәтләренең исемлеге белән дәүләт хезмәтләре сайтында танышырга мөмкин.
 
 
Рәмзия ЗАКИРОВА
 
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/56404-avtomatlashtyiryilgan-tүlәүlәr-halyik-tormyishyin-җiңelәytә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар