Логотип
Яңалыклар

​Автобусларга биреләчәк лицензия билет бәясен арттырамы?


Агымдагы  елның  беренче мартыннан даими рәвештә пассажирлар ташыган автобусларны лицензияләү буенча  федераль канун  гамәлгә керде.  «Лицензияне 29 июльгә кадәр алырга кирәк», – дип белдерде бу уңайдан узган матбугат  очрашуында Татарстан буенча Госавтодорнадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы  Борис Смирнов.  

Республикада 149 маршрут бар. 42 пассажир ташучы оешма эшли.  Ә аларның ипиен легаль булмаган пассажирларны ташучылар ала.   Муниципальара маршрутларда пассажирларның яртысын нәкъ менә алар ташый. «Аларның эшчәнлегенә контроль юк, транспорт йөртүчеләре бер ялсыз эшли, ә бу юл фаҗигаләренә китереп чыгара», – дип белдерде   Борис Смирнов. Канун буенча алыначак лицензия исә бөтен автобусларны бер дәрәҗәгә куячак. Әлеге документны алу өчен  куркынычсызлык буенча  җаваплы кеше билгеләнгән приказ һәм юлга чыгар алдыннан машина йөртүчене тикшерүче медицина оешмасы белән  килешенү кирәк. Болар барысы да куркынычсызлыкны булдыру өчен эшләнә.  Лицензиянең бәясе – 7030 сум. Дөрес, баш дәүләт инспекторының тел төбеннән аңлашылганча, аны барлык пассажир ташучылар ала алмаячак. Тагын шунысы бар:  бер автобуска документны берничә  эшмәкәр ала алмый.  

Бу яңалык мәктәп автобусларына да кагыла. Дөрес, аларның 75% ы  профессиональ пассажир ташучылар белән эшли. Киләчәктә оешма саен автобуслар тоту бетәр, мөгаен. Борис Смирнов, спорт, мәдәният оешмалары да махсус оешмалардан автобуслар алып йөрергә тиеш дигән фикер әйтте.  Лицензия алу  күрсәтелгән хезмәт бәясенә тәэсир итәрме юкмы, матбугат очрашуына килгән белгечләр әйтә алмады. Димәк, сорау ачык кала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар