Атна ахырына суыта

Бүген, 14 июль көнне Казанда көндез эсселек 38 градуска җитте. Ләкин алга таба эсселек чигенә. Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, бу атна ахырына таба – пәнҗешәмбе һәм җомгада һава температурасы бераз төшә, республиканың көнбатыш районнарында ул 23-24 градуска гына калачак.  Пәнҗешәмбе көнне салкын һава агымы әле бөтен республика буйлап узып өлгерми, шуңа да көнчыгышта эсселек саклана. Урыны-урыны белән яшенле яңгырлар, хәтта боз яву да көтелә. Шимбә-якшәмбе көнне тагын да салкынчарак булачак. 
«Июль аеның икенче яртысы өчен Россия Гидрометеорология үзәге һава температурасы нормадан  4 градуска артыграк булачак дип фаразлаган иде. Якынча шулай булачак та, бәлки әле тагын да артып китәр», – дип белдергән Феликс Гоголь. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7588
    4
    105
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    8892
    5
    65
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    8690
    2
    58
  • 7432
    0
    54
Соңгы комментарийлар
Реклама
Реклама
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...