​Астана татарлары Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрде.

Астананың Россия фән һәм мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткән. Чараны Казакъстандагы Бәйсез Дәүләт Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык, Казакъстан татарлары һәм башкортлары ассоциациясе һәм «Дөнья хатын-кызлары дуслыгы үзәге» ярдәме белән «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге оештырган.

Кичә традиция буенча татарларны рәсми булмаган гимны - Габдулла Тукайның «Туган тел»е белән башланган.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, Астана этномәдәни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре каршында Казакъстандагы Бәйсез Дәүләт Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык вәкиллеге җитәкчесе Виктор Нефедов һәм «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова чыгыш ясаган.

Кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, Җәннәт Низаметдинова сугыш һәм тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау откырткаларын тапшырган.

Рәсми өлештән соң чараның алып баручысы һәм режиссеры ролен башкарган журналист Ринат Дусумов татар шагыйренең фаҗигале язмышы турында сөйләгән. Аннары шагыйрьнең иң танылган шигырьләре укылды һәм аның сүзләренә язылган җырлар башкарылган.

Оештыручылар сүзләренчә, кичәнең мәртәбәле кунагы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, язучы Тәүфыйк Кәримов чараның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үткән. Җыелучыларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, ул да М.Җәлилнең берничә әсәреннән өзекләр укыган.              

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/15/109380/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3643
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1284
    5
    103
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10992
    5
    75
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6166
    0
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4432
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан