Архитектура белгече Нияз Халитов вафат

Нияз Халитов – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч.
 

Архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Нияз Халитов вафат. Бу хәбәрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Нияз Халитовның улы Рәйхан раслады.

Нияз Халитов 1950 елда туган. Ул – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган.

Гөлнар Гарифуллина

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...