Логотип
Яңалыклар

Анжела Вавилова фондына 15 ел тула

23 мартта Татарстанда Анжела Вавилова фонды оешуга 15 ел тула.  Фондның җитәкчесе Владимир Вавилов әйтүенчә, шушы дәвердә фонд башкарган иң зур һәм иң әһәмиятле эшләренең берсе дип, каты авыруга дучар балалар өчен хоспис төзелүне атый. 17 урынлы балалар хосписы 2014 елның җәеннән эшли башлый.  Тагын бер елдан аның 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен 18 урынлы икенче бүлеге булдырыла. Шушы барлы-юклы дүрт ел эчендә генә дә хоспис 1890 пациентка ярдәм күрсәткән. Фонд бу максатларда 463 мең акча тоткан. Аның 325 миллионы – хосписны төзү өчен булса,  хуҗалык эшләре өчен нибары 32 миллионын гына сарыф иткәннәр. Калган 3 миллион гомеренең соңгы көннәрен яшәүче авыруларның тормышын ямьләндерү, бәйрәмнәр оештыру өчен тотылган. Тулысынча иҗтимагый башлангычта гына булдырылган Казандагы бу хоспис Россиядә беренчеләрдән булып төзелә һәм ул Европадагы иң яхшы хосписларның берсе.
Юбилей алдыннан узган матбугат очрашуында Владимир Вавилов 80 урынга исәпләнелгән икенче хоспис төзү планнары белән уртаклашты. Ниятләре тормышка ашса,  дәвалап булмастай каты авырудан интегүче кешеләргә ярдәм күрсәтүче паллиатив бүлек булыр иде. Балалар бүлеген тагын 40 урынга киңәйтергә уйлыйлар. Икенче хосписны салып чыгу өчен 250 миллион сум акча кирәк. Бүген татарстанлыларның уртак тырышлыгы белән 24 миллион сум акча инде җыелган.

фото: Вконтактедан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар