Логотип
Яңалыклар

ҖАНИСӘП АЛУЧЫГА Б ПЛАНЫ

2020 елда Бөтенроссия халык санын алу барышында мәгълүматлар туплауны цифралы технологияләрдән киң файдаланып башкару Росстатка җанисәп кәгазьләре тиражларын уннарча тапкыр киметергә мөмкинлек тудырды.

2020 елда Бөтенроссия халык санын алу барышында мәгълүматлар туплауны цифралы технологияләрдән киң файдаланып башкару Росстатка җанисәп кәгазьләре тиражларын уннарча тапкыр киметергә мөмкинлек тудырды. Бу хакта Росстат җитәкчесе киңәшчесе Павел Смелов хәбәр итте.

«2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу вакытында җанисәп алу өчен чыгарылган кәгазь бланклар 200 миллион тәшкил иткән иде. 2020 елгы халык санын алганда исә төп план – кәгазь бланкларны тиешле күләмнең 10 % ы кадәр басарга дип билгеләнде. Бу 20 миллион чамасы дигән сүз», – дип билгеләп үтте Павел Смелов.

Росстат җитәкчесе киңәшчесе сүзләренә караганда, халык санын алу өчен чыгарыла торган кәгазь бланклардан тулысынча баш тарту мөмкин түгел икән әле. «Халыкның аерым категорияләрендә хокукый чикләүләр булу аркасында, аларны электрон планшетларда терки алмыйбыз. Бу хәрбиләргә, тоткыннарга карый. Тагын әле элемтәгә чыгып булмый торган урыннар бар – элемтә һәм интернет юк аларда. Җанисәп алучылар анда кәгазь бланклар күтәреп барачак, әлбәттә. Болардан тыш, электрон планшет эштән чыгу ихтималын күздә тотып, берничә җанисәп кәгазе һәр халык санын алучының сумкасында булачак. Б планы һәрвакыт булырга тиеш», – ди Павел Смелов.

Цифралы технологияләр кулланып Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак. Киләсе халык санын алуда төп яңалык – Россиядә яшәүчеләр электрон җанисәп кәгазен дәүләт хезмәтенең Бердәм порталында (Gosuslugi.ru) мөстәкыйль рәвештә үзләре тутыра ала. Росстатның җанисәп алучылары торак биналар буйлап йөргәндә махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Халык санын алу участокларында, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең (МФЦ) күпфункцияле үзәкләрендә халык санын алуда катнашырга мөмкин.

2020 елда Бөтенроссия халык санын алу Медиаофисы (Медиаофис ВПН-2020)

media@strana2020.ru

+7 (495) 933-31-94

Теги: перепись населения халык санын алу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар