Андрей Большаков: Дәүләт Советына сайлауларда төп өлшене кече шәһәрләр кертә

Милли республикалар, гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде КФУның конфликтология кафедрасы мөдире.

 

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советын сайлауга төп өлешне кече шәһәрләр кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков әйтте.

Реклама

Милли республикалар электораль хәрәкәттә һәрвакытта да алдынгы булды һәм гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде спикер. “Мәскәү белән чагыштырмас идем, чөнки ул мегаполис һәм анда Мәскәү шәһәр думасына сайлаулар бөтенләй башка нигезләмә буенча уза.

Татарстан турында сөйләгәндә, республиканың кече шәһәрләренә, авыл җирләренә караганда, Казан һәм аңа чиктәш Яшел Үзән районында тавыш бирү сүлпәнрәк бара. Шуңа күрә Дәүләт Советына сайлауларда кече шәһәрләр төп өлешне тәшкил итә”, - диде Большаков.

Аның сүзләренчә, “Казан миллионлы шәһәр кебек тавыш бирә". "Кешеләрнең бер өлеше үзләрен сайлауларга йөрергә тиеш түгел, дип саный. Мондый кешеләр мегаполисларда һәм миллион кеше яшәгән зур шәһәрләрдә һәрвакыт күбрәк. Шуңа күрә монда бернинди каршылыклы тенденцияләр дә күрмибез", - диде КФУ конфликтология кафедрасы мөдире.

  • Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия.
  • Төбәк парламентына 100 депутат сайлана. Аларның иллесе бердәм республика сайлау округы, иллесе – бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 6919
    9
    221
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    7495
    7
    177
  • 7566
    5
    129
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    7580
    6
    118
  • Кардагы эзләргә ни булыр?!  Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 
    6265
    0
    98
Соңгы комментарийлар
  • 24 гыйнвар 2020 - 21:01
    Без имени
    Йөрәкне актара торган хикәя бер сулуда укып чыктым👍
    ​Инә
  • 24 гыйнвар 2020 - 21:01
    Без имени
    Бу гаилэгэ бэхетле тормыш телим
    Ике туй – бер ир
  • 24 гыйнвар 2020 - 21:01
    Без имени
    Хикэйэне укыным бик матур эйтелгэн, азагыла матур боткэн. Мин уземден язмышымды уйлап уйга калдым. Беззе улем айырзы, юкхыныу косло.
    Ике туй – бер ир
  • 24 гыйнвар 2020 - 21:01
    Без имени
    Барсына да кайнана гаепле.фануза.
    Гафу итәргәме?
  • 24 гыйнвар 2020 - 21:01
    Лилия Гараева
    Хәерле көннәр! Хикәя язу өчен берәр язучы белән танышасым килә, дигән автор, сезгә бу мәсьәлә буенча «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итү урынлырак булыр кебек. Язучылар союзы да гозерегезне кире какмастыр.
    Гаиләме, карьерамы? 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...