Анатолий Фомин: “Татарстанда сәяси культура артты”

ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин сайлау алды кампаниясе кызыклы һәм тыныч узды дип саный. Сайлауларның күп партияле спектрын истә тотканда, бу аеруча мөһим. Ул бу хакта бүген Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Без бүгенге көнгә тавыш бирүчеләр арасында да, кандидатлар арасында да яхшы кәеф белән килдек. Барлык сайлау алды кампаниясе кызыклы һәм тыныч узды, бу аеруча мөһим. Сәяси партияләр һәм аерым кандидатлар үткәргән барлык чаралар Татарстанда сәяси культураның артуын күрсәтте. Без моны дебатлар вакытында да, басылып чыккан язмаларда да күрдек”, - диде Анатолий Фомин. Аның сүзләренчә, май аенда “Бердәм Россия” үткәргән праймеризны да уңышлы һәм дөрес гамәл дип саный.
“Мин кайбер кандидатлар белән очрашуларда катнаштым һәм сәясәт өлкәсендә кызыклы яңа шәхесләр пәйда булганны күрдем. Минемчә, алдан тавыш бирү тәҗрибәсе кереп китәр, чөнки праймериз партиянең үз сафларында аеруча лаеклы кешеләрне сайлауның бердәнбер дөрес юлы”, - дип белдерде спикер.
Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә, аның вәкилләре ТР Үзәк сайлау комиссиясе кайнар линиясендә дә эшли. Ул Россия Дәүләт Думасына бүгенге сайлаулар тыныч үтәр дигән ышаныч белдерде. “Тавыш бирүчеләр дөрес карар кабул итәр дип өметләнәм”, - дип сүзен йомгаклады Анатолий Фомин.
Искәртеп узабыз: бүген Россиядә РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Татарстанда 2 812 сайлау участогы эшли. Барлыгы 2 863 70 тавыш бирүче теркәлгән.
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.