Логотип
Яңалыклар

Ана капиталы – ай саен

 Узган ел Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе «ана капиталы»на 20 мең сертификат биргән. Алган гаиләләрнең 80% ы финанс ярдәмен инде кулланган. 
 
Бүгенге көндә «ана капиталы» 453 мең сум тәшкил итә. 2020 елга ул якынча 20 мең сумга артачак. Моның өчен бюджетта финанс каралган инде. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 266 мең сертификат бирелгән. Аларны, нигездә, яшәү шартларын яхшырту өчен кулланганнар. Бүгенге көндә бу акчаларны балаларга белем бирү өчен тоту да популярлаша. Бу уңайдан пенсия фондына 16 мең гариза кергән. «Ана капиталы»н балалар бакчасы өчен түләүләргә дә юнәлтергә мөмкин. 
 
Шулай ук узган ел аз керемле гаиләләргә «ана капиталы»н башкача куллану мөмкинлеге булдырылды. Балага бер яшь ярым булганчы ай саен 8896 сум күләмендә түләүләр бирелә. Әмма бу акчаларны алу өчен гаиләдә керем  кеше башына 14034 сумнан артмаска тиеш. Түләүләр алу өчен  җирле пенсия фонды бүлегенә барып гариза язу, кирәкле документларны тапшыру зарур. Ул бер елга билгеләнә. Бер елдан соң кабат документ җыеп тапшырырга кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар