Логотип
Яңалыклар

​АЛМАНИЯДӘ – САБАНТУЙ!

Алманиянең татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары Лейпциг шәһәрендә  халкыбызның милли бәйрәмен – Сабантуйны оештыра. Бәйрәм 29 июнь көнне сәгать  11дә Лейпциг/Галле аэропорты алдындагы аланда башланачак. Ул өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча.                                                                                

Алман җирендә узачак бу матур чараның партнерлары һәм спонсорлары инде билгеле: GTM Solutions GmbH, Лейпциг/Галле аэропорты, Paneurasia турагентлыгы, Ballett- und Bühnentanzschule PRIMA, ALNES GmbH, Hanim e.V. һәм Берлин татар яшьләре берләшмәсе. 

Сабантуй кунакларын кызыклы тамашалар көтә. Монда бар да башка Сабантуй мәйданнарындагы кебек булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Теләгән кеше чүлмәк ватуда да көчен сыный алачак, аркан тартышуда да, көянтә-чиләк күтәреп узышуда да, капчык белән сугышуда да... Әлбәттә, Сабантуйлар күрке – көрәш тә булачак. Өстәвенә, Казаннан махсус чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасын карау мөмкинлеге дә тудырылачак.  

Сабантуй – биюгә һәм җырга бай тамаша. Лейпциг шәһәре Сабан туе кунаклары алдында  Татарстаннан килгән  атаклы татар җырчылары һәм музыкантлары чыгыш ясаячак.  

Мәйданга килгән һәркем татарның милли ризыкларыннан да авыз итеп китә алачак.  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар