Алия Мостафина җитәкчелегендәге гимнасткалар командасы Риода көмеш медаль яулады

Алия Мостафина, Дарья Спиридонова, Мария Паске, Седа Тутхалян һәм Ангелина Мельникова катнашындагы гимнасткалар җыелма командасы, 176,688 балл җыеп, Риодагы Олимпия уеннарында икенче урын алды. Алтын медальне – АКШ, бронза медальне – Кытай җыелма командалары яулады дип хәбәр итә ТАСС.

Алия Мостафина ТАССка әңгәмәсендә бу чыгышның үзенең Олимпия уеннарындагы төп бурычы икәнен белдергән.

“Мин Олимпиадага команда составында булыр өчен бардым. Бик ардым, ятып ял итәсем генә килә. Без соңгы көчне куеп тырыштык һәм “көмеш” алдык. Башка уеннар турында фаразлыйсым килми, бөтен тырышлыгымны куячакмын, әмма Олимпиададагы төп максатыма мин инде ирештем”, - дигән ул.

Алия Мостафина Олимпиадада тагын ике ярышта чыгыш ясаячак.

Россия командасы медальләр саны буенча бишенче урында. Безнең ил спортчыларының 3 алтын, 6 көмеш, 3 бронза медале бар.

сылтама - http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 октябрь 2020 - 09:04
    Без имени
    Март аенда язылган кимчелеклэр турында. А воз и ныне там!
    Ныклыкка сынау
  • 22 октябрь 2020 - 18:36
    Без имени
    Сер. Интер. кенэ. язмассыз. микэн. телефон. номерын?
    Күкләр кушкан эш
  • 22 октябрь 2020 - 18:38
    Без имени
    Иптэшемнен. Тез. Буыннары. сызлый,э. уземнеке. артроз
    Күкләр кушкан эш
  • 22 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Булдырдылар инде ул пенсия яшен бер тамаша!! 60-65 ир атлары 50-55 кэ чак житэ хатын кызлары...куп мисаллар ..ишетеп куреп белэм бугенге кондэ ялган бн донья тулган..янэсе кеше гэ хэзер техника ярдэмгэ килде алар жинел рэхэт яшилэр гомер озайды ..ялган..кеше хэзер натураль продукт ашамый ..туганнан смесь..и..т..д
    Хушлашмыйк, яшьлек
  • 21 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Бик яхшы эсэр дэвамын котэбез
    КУНАК АПА
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...