Алиса Фрейндлих... Реанимациядә! Коронавирус...

25 декабрьдә совет һәм Россия актрисасы Алиса Фрейндлихны пневмония һәм коронавирус белән ашыгыч рәвештә Санкт-Петербургтагы Соколов исемендәге 122 нче клиник хастаханәнең инфекция бүлегенә салганнар. Ул реанимациядә ята. 86 яшьлек актрисаның үпкәсенә шактый зыян килгән: 36 процент дип билгеләгән табиблар. Фрейндлих кислородны «Призма» аппараты аша ала. Актриса эшләгән Товстоногов исемендәге Зур драма театры чыганакларына нигезләнеп, Фрейндлихның хастаханәгә эләгүе турында беренчеләрдән булып Петербург тарихчысы Константин Богусловский хәбәр итте. Актрисага пневмония дип диагноз куйганнар. «Башта ул өендә генә дәваланды, больницага барудан баш тартты, авыруы турында башкаларның белүен теләмәде, телефонын беркемгә дә бирмәскә кушты», – ди коллегасы, атаклы актер Олег Басилашвили.
СССРның халык артисткасы Алиса Фрейндлих безгә «Служебный роман», «Агония», «Сталкер», «Д'Артаньян и три мушкетера», «Жестокий романс» фильмнары буенча таныш.
фото: РИА Новости
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.