Логотип
Яңалыклар

Алинәбез – әлегә беренче!

Минскида Фигуралы шуу буенча Европа Чемпионаты башланды. Тын алырга
да куркып, Алинә Заһитованың кыска программадагы чыгышын күзәтәбез. Ул
үз үзе белән ярыша! Елмая! Булдырды! Бер ялгышуларсыз! Боз өстенә
уенчыклар очты. Җанатарларның ярату билгесе. (Аның Минскига килүен дә
чәчәкләр белән каршылаганнар иде!) Баллар иң югары –  75 балл!
Без синең өчен чиксез шат, Алинә! 25 гыйнварда ирекле программадагы
чыгышыңны көтеп калабыз. Уңышлар сиңа!

фото: http://tass.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар