Логотип
Яңалыклар

Алинә Заһитова – беренче!

Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә уза торган 23 нче кышкы Олимпия уеннарының дүртенче көнендә милләттәшебез Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча команда ярышларында ирекле программада чыгыш ясап, беренчелекне алды. Бу турыда ИТАР-ТАСС хәбәр итте. Алинә турында Россиянең Олимпия атлетлары капитаны Екатерина Боброва бик җылы фикерләр әйтте. «15 яшьлек кызның Олимпиадада чыгыш ясавын күз алдына да китереп булмый. Бу яшемдә мин тирә-ягымда ниләр булып ятканын да аңламый идем әле», – ди ул. Алинә 158.08 балл җыеп, Евгения Медведева куйган дөнья рекордыннан ике баллга гына калыша.

Шулай ук 12 февральдә Россия фигуралы шуу спортчылары командасы икенче урынны алды. Беренче урында – Канада. Команда ярышларында Евгения Медведева кыска программада чыгыш ясап, үзе үк куйган дөнья рекордын да узып китте. Команда ярышларында алган көмеш медальгә Казан кызы Евгения Тарасова да Владимир Морозов белән парлы чыгыш ясап, үз өлешен кертте.  

Алинә ЗАҺИТОВА турында язманы укымый калмагыз: http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/millettesh/?id=7062
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар