Логотип
Яңалыклар

Алинә Европа ярышларында катнашачак

Ике көн буе Алина Заһитова өчен җан атып утырдык. Җомга редакциядә бөтен эшне бер читкә куеп, тын да алмыйча Алинәнең лутц, риттбергерларын сокланып күзәттек. Ул, әлбәттә, беренче иде! Кичә туземсезлек белән ирекле программаны көттек. Меңләгән тамашачы, яраткан җанатарлары Кармен-Алинәне алкышлап каршылады.

Бөтенесе матур бара иде бит... Тын алырга да куркып, нервлар соң чиккәчә киеренке бер халәттә Алинәдән күзне дә алмадык. Ике тапкыр егылуы бөтенесен жимерде. Трибуналар да, без дә аһ иттек. Кәефне төшердең, Саранск! 

Ләкин, беренче 3 урынны яулаган кызларга – Щербакова, Трусова, Косторнаяга 2018 елның 1 июлендә әле 15 яшь тулмавы сәбәпле, Алинә Европа ярышларында катнашачак.

Без Алинә белән! Без аны яратабыз! Киләчәктә ул яңадан яңа уңышлары белән куандырачак әле. Без сиңа ышанабыз, Алинә!

Фото: ФФКдән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар