Алимент түләмәүчеләр

Татарстанда түләнмәгән алиментларның күләме 2 миллиард сумнан артып китә. Бу исә 9 мең әти кеше баласы алдындагы бурычларны үтәми, баласын тәрбияләүдә катнашмый дигән сүз. Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм республиканың баш суд приставы Радик Ильясов катнашында оештырылган гражданнарны кабул итү барышында шундый саннар яңгырады.

Бу приставлар өчен дә, һәм гомумән, җәмгыятебез өчен дә социаль мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аерылышучыларның саны елдан-ел артуны исәпкә алганда, алименттан качып йөрүче ирләрнең саны да әнә шулай арта бара. Кызганыч, әмма фактлар шул хакта сөйли. Хәтта баласы туган көннән алып бер тиен акча түләмәгән һәм түләргә теләмәгән ата күкеләр бар. Андыйларга карата төрле чаралар кулланыла: әйтик, алар чит илгә чыгудан мәхрүм, аларның фатирларына, машиналарына арест салалар, аларга карата җинаять эшләре ачыла. Ләкин  кайберләре өчен бу чаралар да тәэсир итми.

Татарстанда 800 мең бала яши. Шуларның 21 меңенә башкарма документлар тутырылган. Дөрес, үзләре теләп түләүчеләр дә юк түгел. Очрашуга ирләре баласына алимент түләүдән баш тарткан 16 хатын-кыз килгән иде. Һәркайсы үзенең борчуы белән мөрәҗәгать итсә дә, аларның язмышлары, гозерләре бертөрле: аерылышкан ирләреннән алимент алу. Бүгенге көндә приставлар тарафыннан 80 җинаять эше ачылган.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 3 июль 2020 - 09:28
    Без имени
    Эниегез рэхмэтле булып бакыйлыкка киткэн.Бик саваплы булгансыз,урыны ожмахта булсын🙏🙏🙏
    «Әни җырлап китте...»
  • 3 июль 2020 - 11:46
    Без имени
    Гомере буе яратып яшэгэннэргэ сокланам!Чын мэхэббэт шундый буладыр ул.
    «Без аерылышмас идек...»
  • 30 июнь 2020 - 17:44
    Без имени
    Алабугада, Сарманда яшэгэн апаларыгызны бер дэ анламадым. Кыз балалары бит алар, энилэрен алар юындырып, тэрбиялэп карап торырга тиеш иде. Э алар энелэреннэн юындыртканнар энилэрен, оялмаганнар. Э сезгэ афэрин, дияргэ кала. Югалып калмагансыз, эниегезне сонгы коненэ кадэр карагансыз.
    «Әни җырлап китте...»
  • 30 июнь 2020 - 19:04
    Без имени
    Атай кеше йаш баласы булгас ,нисек эшка йорой,кемга калдырырга уйлаган энисе улгас атайга отпуск бирмагандарме
    «Ташлама мине»
  • 30 июнь 2020 - 19:24
    Без имени
    Шулай уҡ хәл, тик минем ир йораты яшел йылан белән дуҫ шул
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...