Логотип
Яңалыклар

Алга, Татарстан!

8-12 августта Көньяк Сахалинда VI Милли «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты уза. Анда 155 кешелек Татарстан делегациясе дә катнаша. Шуларның 81 е – конкурсантлар үзләре, 61 е – эксперт, ә 13 кеше компетенция лидеры сыйфатында. Чемпионат 16-22 яшьлекләр һәм 14-16 яшьлек яшүсмерләр арасында уза. Татарстан командалары 44 төп компетенциядә һәм 15 яшүсмерләр компетенциясендә чыгыш ясаячак.

Казан шәһәре халык һөнәрләре техникумы «Зәркан эше» компетенциясендә катнашырга ниятли – катнашучылар Әһлиева Анастасия Эрик кызы һәм эксперт Галиев Марат Мәрдегалләм улы.

Анастасия Әһлиева чемпионатның 18-25 майда Якутиядә узган ярымфиналында шушы ук компетенциядә катнашып, икенче урынны яулаган иде инде.

Татарстан командасы арада иң күп санлы булуы һәм иң күп компетенцияләрдә катнашуы белән аерылып тора. Алар барысы да җентекле сайлау узып килүчеләр һәм аларның көндәшләре дә шундый ук көчле командалар. Төп көндәшләр исә мәскәүнекеләр һәм питерныкылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар