Алексей Баталовның туган көненә Кукмара итекләре җибәргән идек – Бөгелмә рус театры

Бөгелмә рус дәүләт театры соңгы ун елда, театрга Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Алексей Баталовның исеме бирелгәннән соң, танылган кино һәм театр актеры, СССР дәүләт премиясе лауреаты Алексей Баталов белән бик тыгыз элемтәдә торган. Бу хакта театр директоры "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
“Без, аны ноябрь аенда туган көне белән котлап, Кукмара итекләре җибәрдек. Үзе яңа елда шалтыратып, бөтен коллективны бәйрәм белән котлады, Мәскәүгә чакырды. Кәефе күтәренке иде, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Владислав Юдин . - Авырудан соң рәтләнә башлаган иде кебек, шуңа күрә бүгенге хәбәр көтмәгәндә булды. Безнең бөтен театр легендар артистның үлеменә кайгыра. Без аның исеменә тап төшермәслек итеп эшләрбез.
Мәгълүмат өчен. Танылган кино һәм театр актеры, ВГИКның актерлык факультеты деканы, СССР дәүләт премиясе лауреаты Алексей Владимирович Баталов бүген 89нчы яшендә Мәскәүдә вафат булды. Мәрхүмне озату 19 июнь көнне Кино йортында була. Алексей Владимирович “Москва слезам не верит” фильмыннан соң аеруча киң танылу алды.
2007 елда Бөгелмә рус дәүләт театрына, актерның үз ризалыгы белән, А.В.Баталов исеме бирелә.чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.