Логотип
Яңалыклар

Алар яңа культура алып килә

Бүген Казанда Чемпионат уңаеннан узучы Җанатарлар фестиваленең 13 нче көне – экватор. «13 көн буе Казан позитив дулкында яшәде. Башка илләрдән килүче җанатарлар безгә яңача аралашу, яңача җан ату культурасы күрсәтте. Без алардан нәрсәгәдер өйрәндек, үзебез дә өйрәткәнбездер», – дип белдерде  Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат үзәгендә узган очрашуда. 

Чемпионатның сулышын тояр өчен «Казан» гаилә үзәге мәйданында ачылган Җанатарлар фестиваленә килергә кирәк икән. Мондагы халык белән аралашып, аларның уңай энергетикасын йоктырасың. Премьер-министр урынбасары сүзләренчә, әлеге мәйданда берьюлы 15 меңнән артык кеше җыела. Катнашучылар саны 56 мең булган көннәр дә бар икән (монысы көне буена). Билгеле, никадәр генә зур һәм уңайлы булмасын, әлеге мәйдан да барлык теләүчеләрне сыйдырып бетерә алмый. Матчлар узган көннәрдә фанзонага эләгә алмаучыларга уеннарны зур экраннардан, халык белән бергә  тамаша кылу өчен Кремль астындагы Казансу яр буен, спорт-барларны, кафеларны тәкъдим итәргә мөмкинлеген дә әйтеп китте Ләйлә ханым.  

«Без күпсанлы халык, зур төркемнәр белән эшләргә өйрәнеп беттек. Шәһәр инфраструктурасы Конфедерацияләр Кубогына ук әзер иде инде. Бу юлы безгә мирас булып яңа технологияләр кала», – диде ул. 

Фестиваль уза торган мәйданга түшәлгән йомычка хакында да сүз булды. «Бу эсседә шуннан да кулайрак түшәмәне табарга мөмкин дә булмас иде. Бу – үз казанышыбыз һәм ул бик уңайлы булып чыкты. Эсседә асфальттан бөркелгән кебек эссе дә бәреп тормый, яңгыр явып китсә дә зыян юк, табигатькә дә зыян китерми», – диде Фазлыева. 

Журналистларны тагын бер сорау борчыды: «Ә Чемпионаттан соң нәрсә? Казанда тагын берәр чара узачакмы?» «Узачак, – дип белдерде премьер-министр урынбасары. – Киләсе елга Казан эшче һөнәрләр чемпионатын – «Worldskills2019»ны кабул итәргә әзерләнә. Бу да үзенчәлекле, көчле энергетикалы, кызыклы чара. Монда үз эшенең осталары җыела. Алардан күп нәрсәгә өйрәнеп калып була», – диде Ләйлә Фазлыева, очрашуны йомгаклап.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар