Логотип
Яңалыклар

«Ак калфак» оешмасы кулъяулык чигү буенча конкурс игълан итте

«Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан, төрле иҗади конкурслар оештыра. Чираттагысы «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем — чиккән кулъяулык» дип атала. Атамасыннан күренгәнчә, анда чигелгән кулъяулыклар кабул ителә, ә аларда чигү ысулы чикләнмәгән төрле тукымада булырга мөмкин. Бу хакта «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы башлыгы Кадрия Рәис кызы Идрисова аңлатма бирде, ул оештыру комитеты рәисе дә булып тора.


Бәйге турында тулырак мәгълүмат: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/03/106879/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар