«Ак чәчәкләр» фильмының премьерасына чакырабыз

5 сентябрь көнне Казан XI халыкара мөселман киносы фестивале «Родина» кинотеатрында тамашачыларга төрек режиссеры Хәсән Кырычның «Йөрәкләр кушылуы» фильмы белән ачылачак.
Фестиваль исә «Ак чәчәкләр» кинокартинасы белән ябыла. Татар режиссеры Ренат Әюпов төшергән бу фильм Габдрахман Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» романы басылуга 50 ел тулуга һәм РФда Әдәбият елына багышлана. Аның премьерасын шулай ук «Родина» кинотеатрында 10 сентябрь көнне күрергә мөмкин булачак. Фильмны, параллель рәвештә, берничә залда күрсәтү планлаштырыла.Фестивальнең параллель программалары кысаларында, 6 сентябрь көнне шул ук кинотеатрда режиссер, сценарийлар авторы Эльёр Ишмөхәммәтов тарафыннан төшерелгән «Кадак» («Гвоздь») фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак. Махсус күрсәтүдән соң тамашачылар белән очрашуга «Любовь и голуби» фильмында төп геройны уйнаган һәм фестивальдә күрсәтеләчәк кинокартинада төшкән актер Александр Михайлов чакырулы.
5 сентябрь көнне «Мир» кинотеатрында Кирилл Плетневның «Настя» фильмы презентацияләнә. 6 сентябрьдә исә актер Алексей Воробьев тамашачыларга үзенең беренче режиссерлык эшен — «Папа» кыска метражлы фильмын тәкъдим итәчәк.
10 сентябрьдә «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексындагы «Киномакс» кинотеатрында «Америка тәме» («Вкус Америки») фильмын тәкъдим итү чарасын уздыру ниятләнә. Анда актер Семен Стругачёв килер дип планлаштырыла.
Фестиваль кысаларында «Ислам һәм мәгърифәтчелек» (Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда), «Югославиядән соң» («Тандем»дагы «Киномакс» кинотеатрында), «Регион. ру» (Татарстан Халыклар дуслыгы йортында) параллель программалары да тәкъдим ителәчәк, диелә оештыручылар хәбәрендә.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/04/113146/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.