Логотип
Яңалыклар

Аэропортка – яңа исем



 Татарстан ил буенча үткән «Россиянең бөек исемнәре» дип аталган проектка кушылды. Аның кысаларында илнең 45 иң эре аэропортына олуг ватандашлар хөрмәтенә исем бирергә тәкъдим ителә. Республикада Иҗтимагый палата «Казан» һәм «Бигеш» һава аланнарына исем бирү өчен халык арасында тавыш бирү турында игълан итте. 

 

 Татарстан Иҗтимагый палатасы игълан иткән тавыш бирүдә теләгән һәр кеше катнаша ала. Казан һәм Түбән Кама һава аланнарына кушарга теләгән исемнәрне «Вконтекте» социаль челтәрендәге «Россиянең бөек исемнәре» төркеменә, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Каманың эре пабликларына, шулай ук «Одноклассники» һәм инстаграм социаль челтәрләренә кереп, язып калдырырга була. Моннан кала Иҗтимагый паладата җәмәгать кабул итүе эшли башлады. Тәкъдимнәрегезне Казан шәһәре Батурина 7а адресы буенча килеп, йә булмаса, (843)567-80-94, (843)567-80-98 номерына шалтыратып, imena.aeroport.rt@mail.ru емайлына язып җибәрә аласыз. Экспертлар килгән вариантлар арасыннан һәр аэропорт өчен 30 исем сайлап алачак. Алар кабат тавышка куела, 10 исем калырга тиеш. 19 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бу исемлектән өч иң популяр исемне сайлаячаклар. Алар "Русиянең бөек исемнәре" дигән федераль сайтта тәкъдим ителә. Анда тавыш бирү 8 ноябрьдән алып 30ына кадәр узачак. Җиңүче-исемнәр 5 нче декабрь көнне игълан ителәчәк.   

Интернетта иң еш тәкъдим ителгән исемнәр – Казан ханбикәсе Сөембикә, герой-очучылар Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, балет биючесе Рудольф Нуриев һәм шагыйрь Габдулла Тукай исемнәре. Шунысы да бар, аэропорт илнең яңа тарихы чорындагы сәясәтче исемен йөртә алмаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар