2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр абунәчеләр декадасы үтә. Шушы вакыт аралыгында 2020 елның I яртыеллыгына яраткан газета-журналларыгызга арзанрак бәядән язылырга мөмкин.
2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр абунәчеләр декадасы үтә. Шушы вакыт аралыгында 2020 елның беренче яртыеллыгына яраткан газета-журналларыгызга арзанрак бәядән язылырга мөмкин.
Декада вакытында «Сөембикә» журналына язылу бәясе дә гадәттәгедән арзанрак – 526 сум, 38 тиен. Ярты елга язылу индексы «Почта России»ның «Подписные издания» (ПАП) рәсми каталогы буенча – П2204.
Бер елга язылу исә П8299 индексы белән – 1052 сум 88 тиен.
Татарстаннан читтә яшәүчеләр әлегә «Роспечать» каталогындагы 73002 индексы белән языла алалар. Бәяләрне үзегезнең почта бүлегеннән белешегез.
Шулай ук журналыбызга онлайн режимда: http://podpiska.pochta.ru сайтында регистрация узып язылу мөмкинлеге дә бар.
Журналны редакциянең үзеннән генә килеп ала торган итеп тә язылырга була. Бу очракта ярты елга язылу бәясе –330 сум, бер елга язылу – 660 сум.
Якыннарыгызга нәрсә бүләк итәргә белмәсәгез, «Сөембикә» журналын бүләк итегез – кызыклы, затлы, матур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк