Логотип
Яңалыклар

«Саф» радио саннарда: 0 нәрсәне аңлата?

Бүген «ArtDeVi» мәдәни-мәгърифәт үзәгендә узган фикер алышу вакытында «Саф» радиосының 2023 ел дәвамында алып барган эшчәнлеген саннар ярдәмендә күрсәттеләр.

 
 
Балалар өчен татар телендә чыгучы «Саф» интернет-радиосы ел ярым элек эшли башлады. 

Бу радио Алсу Галимованың, аның ире Маратның һәм аларның фикердәшләре – Чулпан Яркәева (музыкаль мөхәррир), Алсу Хәбибуллина (PR-белгеч), Айгөл Саттарова (тапшырулар мөхәррире), Айгөл Хамматова (SMM-белгеч), Гөлназ Гарипова-Дениз (әдәби мөхәррир) кебек яшь әниләрнең чынга ашкан хыялы ул. Алар бу эшкә иң беренче чиратта үз балаларына татар телендә сыйфатлы тапшырулар ишеттерәсе килеп тотыналар. Алар әлегә барысы да бушка – күңел кушканга эшлиләр. Һәм һәрвакыт беренче урынга сыйфатны куялар.

Ел ярым, чагыштырмача, күп вакыт түгел, әмма аны оештыручылар инде күпмедер үсеш адымнарын барларга – кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин, диләр. 

Бүген алар «ArtDeVi» мәдәни-мәгърифәт үзәгендә узган фикер алышу вакытында радионың 2023 ел дәвамында алып барган эшчәнлеген саннар ярдәмендә күрсәттеләр. 

Аларның кайберләренә күз салу сезгә дә кызык булыр.
1  –  радио 2022 елның 1 июнендә аваз сала.
2 –  радионың ике иҗат төркеме бар: зурларныкы һәм балаларныкы.
24 – радио тәүлегенә 24 сәгать эшли. 
10 – радиода тапшыруларны 10 бала алып бара.
27 мең – радионың бүгенге көндә шуның кадәр уникаль тыңлаучылары бар. 
14 – радионы шулкадәр илдә тыңлыйлар.
160 – ел дәвамында радиода шулкадәр тапшыру чыккан. 
25 – шулкадәр әдәби әсәр яздырылган.
30 – шулкадәр джингллар яздырылган.
75 – яңа җыр яздырылган.
3 – радионың сәнгать советы шуның кадәр кешедән тора. (Әйе, аларда чын радиодагы кебек һәр җыр, һәр әсәр, һәр тапшыру башта сәнгать советы иләге аша уза.)
5 – быел булдырылган яңа сәхифәләр саны. 
7 – быел булдырылган яңа тапшырулар саны. 
8 – аларның иҗат төркеме шуның кадәр энтузиасттан тора. 

Иң соңыннан экранга 0 чыкты. Монысы, «әлегә үз студиябез һәм иҗат төркеме өчен бюджетыбыз  юк» дигәнне аңлата. Әмма «Саф» радиосын оештыручылар  күңелләрен төшермиләр: озакламый дәүләт үз канаты астына аласына ышаналар. Эшләп күрсәттеләр бит инде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар