75 нче яшендә Екатерина Градова арабыздан китте

Актрисага 74 яшь иде. Легендар "Семнадцать мгновений весны" фильмындагы радистка Кэт роле аңа танылу алып килде. Екатерина Градова тамашачыларга шулай ук "Место встречи изменить нельзя" фильмындагы роле, театрдагы төрле матур образлары аша да яхшы таныш.
Актриса турындагы кайгылы хәбәрне ТАССка Кинематографистлар союзы Гильдиясе директоры Валерий Гущин хәбәр иткән.
Екатерина Градова 1946 елның 6 октябрендә Мәскәүдә архитектор Георгий Градов һәм Гоголь исемендәге театр актрисасы Раиса Градова гаиләсендә туган. Мәскәү чит телләр институтын һәм МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган. Артист Андрей Мироновка кияүгә чыккан. Кызлары Мария Миронова шулай ук кино һәм театр артисты. Екатерина Георгиевна 4 нче курста укыганда ук Маяковский исемендәге театр сәхнәсендә "Таланты и поклонники" спектаклендә баш рольне уйнап, талантлы актриса булуын күрсәтә. 20 театраль куелышта, 8 телефильмда, 4 фильмда катнаша. 1982 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. РСФСРның атказанган артисты.
Россия мәдәният министры Ольга Любимова Екатерина Градованың мәдәниятебезне баетуга керткән зур өлеше, "Семнадцать мгновений весны" фильмында Кэт ролен башкарып халык мәхәббәтен яулавы турында кабат искә төшереп, тирән кайгысын белдерде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.