Логотип
Яңалыклар

7 яшькә кадәр балаларга акча бирелә!

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин матбугат очрашуында әйтте. Очрашу бүген узды һәм ул якынча 4 сәгать тә 30 минут дәвам итте. Анда 700 дән артык мәгълүмат чарасыннан вәкиле катнашты. Сораулар күп булды, хәтта балалар да ил башлыгына үзләренең сорауларын җибәргән иде. Әлбәттә, әти-әниләрне иң кызыксындырган сорауларның берсе – онлайн укулар турында булды. 

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин матбугат очрашуында әйтте. Очрашу бүген узды һәм ул якынча 4 сәгать тә 30 минут дәвам итте. Анда 700 дән артык мәгълүмат чарасыннан вәкил катнашты. Сораулар күп булды, хәтта балалар да ил башлыгына үзләренең сорауларын җибәргән иде. Әлбәттә, әти-әниләрне иң кызыксындырган сорауларның берсе – онлайн укулар турында булды. 


– Онлайн белем бирү мәңгелек түгел һәм бу формат укучы һәм укытучы арасындагы шәхси элемтәне алмаштырмаячак. Шул ук вакытта мәктәпләрдә дә, вузларда да онлайн белем бирү системасы үсәчәк, – диде Владимир Путин.


Шулай ук Президенттан Яңа елда нинди тост күтәрәчәген, гаилә бәхете сере турында да сорадылар.
– Гаилә бәхетенең сере – мәхәббәт, – диде Ил башлыгы. – Яңа ел төнендә мин һәрвакыт бер генә теләк белән бокал күтәрәм. Ул да булса – Россия өчен!

Алда әйтелгәнчә, очрашу күңелле яңалык белән тәмамланды. Яңа елга кадәр  7 яшькә кадәрге  баласы булган барлык гаиләләргә дә дәүләттән 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәген хәбәр итте Президент.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар