7 майда Казанда юллар ябыла

7 май көнне «Казан-Арена» стадионында безнең «Рубин» командасы белән Башкортстанның «Уфа» командалары арасында футбол матчы була. Әлеге матч, берочтан, Дөнья чемпионатына әзерлекне сынау да булып торачак. Стадионның, якын-тирә территориянең, волонтерларның, стадион хезмәткәрләре, иминлек хезмәтләренең дә әзерлеген тикшерү булачак бу.
Беләсез инде, быел җәй Казанда футбол буенча Дөнья Чемпионаты узачак. Андый зур чараларны уздыру бик зур әзерлек тә, халыктан берникадәр түземлек тә сорый.
«Соңгы миль» кагыйдәләре буенча (бу термин белән стадионга якын тирәләр атала), әлеге территория транспорт хәрәкәтеннән азат булырга тиеш. Шунлыктан 7 май көнне көндезге 16 сәгатьтән төнге 10 га кадәр башкаланың «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябык булачак. Бу тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләр үз ишегалларына кадәр машиналарында уза алсын өчен, йорт белән идарә итүче компанияләреннән пропусклар алырга тиеш. Бер фатирга бер генә пропуск бирелә.
Ә матчка килгәндә, анда керү бушлай билетлар белән. Билетларны матч узасы көнне стадион кассасыннан алырга мөмкин.
Кайсы юл чатларының ябыласын, җәмәгать транспорты маршрутларындагы үзгәрешләрне Казан мэриясенең рәсми сайтыннан белергә була.
фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.