Логотип
Яңалыклар

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. 

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. 
Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып,
кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра;
халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә;
тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә;
демократиянең ныгуына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, Русия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калуга шартлар булдыра.
Татарстан Республикасы Конституциясе 7 кисәктән; 4 бүлектән; 26 маддәдән гыйбарәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар