Логотип
Яңалыклар

     6 айлык сабыйлар өчен балалар бакчасы ачыла 

 Әлеге яңалыкка республикада алып барылган илкүләм проектлар сәбәпче.  

     

 Әлеге яңалыкка республикада алып барылган илкүләм проектлар сәбәпче.  

Илкүләм проектларны тормышка ашырганда халык белән элемтәдә тору зарур. Моны Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз – депутатлар берләшмәсе кайгырта. Бүген Казан педагогика көллиятендә узган чираттагы утырышлары әнә шуңа багышланган иде. 

Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкче Татьяна Ларионова белдерүенчә, һәр муниципаль районга илкүләм проектларның тормышка ашырылу барышын күзәтеп тору өчен депутат хатын-кызлар беркетелгән. «Безнең бурыч җирлектәге депутат коллегаларны да җәлеп итү», – ди ул. Моннан кала илкүләм проектларының асылын халыкка аңлату бурычы да тора, чөнки күпчелек ул хакта белми. Моның өчен урам рекламалары, социаль роликлар куллану зарур. Проектларны гамәлгә ашыру барышын яктыртыр өчен «Илкүләм проектлар – халык күзлегеннән» дип аталган махсус сайт ясалган. Анда программалар буенча хисап тотачаклар. Республикада иң яхшы гериатр кабинетларын да ачыклаячаклар. Бу максатларда бәйге игълан ителгән. «Көн сен көрәк тотып эшләмәсәк тә, башкарган эшләрне йөрәк аша уздырырыга кирәк», – дип белдерде Татьяна Ларионова. 

 Районнардан килгән чыгыш ясаучылар үз җирлекләрендәге тәҗрибә белән уртаклашты. Аларда нәкъ менә хатын-кыз депутатлары ярдәме белән халык өчен файдалы проектлар булдырыла. Түбән Кама мунициаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина шәһәрдә депутат ярдәме белән «Актив озак яшәү үзәге» ачылганы хакында сөйләде. Монда өлкәннәр килеп күңеленә яткан шөгыльләрен таба алалар. Мондый үзәкләрне тагын ачарга уйлыйлар. 

Түбән Камада балалар бакчасына чиратны бетерү өчен 4 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе төзелә. «Ләкин бу гына аз», – ди урынбасар. Ясле төркемнәренә дә ихтыяҗ зур. Хәтта 6 айлык балалар өчен төркем ачарга планлаштыралар. Бу – аларның үз инициативалары.  

Арча районында өлкәннәрнең тормышын кызыклы һәм актив итү өчен үткәрелгән чаралар хакында сөйләгән район җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гарипова пенсионерларга хәтта менталь математика серләрен өйрәтүләрен әйтте.  

Татьяна Ларионова илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның формаль булмавын, ә иҗат өчен бик күп мөмкинлекләр барлыгына ишарә ясады. Бары тик җирле җитәкчеләргә барлык фантазияләрен эшкә җигергә, күңел салып эшләргә генә  кирәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар