Логотип
Яңалыклар

24 июльдән татарстанлылар Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашу өчен үзләренә уңай участокларны сайлый алачак

Бүгеннән сайлауда фактик яшәү урыны буенча катнашу өчен халыктан гаризалар кабул итү башланды

 

Бүгеннән сайлауда фактик яшәү урыны буенча катнашу өчен халыктан гаризалар кабул итү башланды. Сайлаучылар 8 сентябрь көнне узачак сайлауларда теркәлү урынына түгел, ә яшәү урынына якын участокларга килеп тавыш бирә ала. Бу сайлау көнне өеннән читтә (командировкада, дачада, кунакта) булучылар өчен дә, теркәлү адресы буенча яшәмәүчеләр өчен дә кулай. Республикада беренче тапкыр «Мобиль сайлаучы» дигән механизм кулланыла, ул исә үзеңә иң уңайлы булган сайлау участогына килеп тавыш бирергә мөмкинлек тудыра. 

Гаризаларны өч төрле юл белән тапшырып була: 

күпфункцияле үзәкләрдә; 

теләсә кайсы территориаль сайлау участогында; 

gosuslugi.ru порталы аша. 

 

28 августтан исә гаризаны теләсә кайсы участок сайлау комиссияләре аша да биреп булачак. Гариза бирү өчен Россия гражданины паспорты булу кирәк. 

5 сентябрьдән 7 сентябрь көндезге 14.00 сәгатькә кадәр  теркәлү урыныгыз буенча участок сайлау  комиссиясендә үзегез өчен уңайлы участокта тавыш бирергә теләвегез турындагы махсус гариза калдырырга була. Сезгә саклагыч маркалы гариза бирәчәкләр, 8 сентябрь көнне шуның белән үзегез өчен уңайлы участокка килеп тавыш бирәсез. 
Сорауларыгыз булса, 8-800-707-2019 номерына шалтыратыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар