Логотип
Яңалыклар

2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә керәчәк

Шул рәвешле, кәгазь хезмәт кенәгәләре тарихта кала. Аларны хезмәткәрләрнең үзләренә тапшыралар. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

 Хезмәт кенәгәләрен электрон форматка күчерү-күчермәү эшләгән кешеләр өчен ирекле булачак һәм алар рөхсәте буенча гына башкарылачак. Ә менә 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашканнарга сайлау иреге булмый. Аларның хезмәт кенәгәләре бары тик электрон форматта гына алып барыла. 
Хезмәт кенәгәсен кәгазь вариантта саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчеләренә гариза язарга тиешләр. Бу очракта ул электрон вариант белән параллель алып барылачак. 
Электрон хезмәт кенәгәсендә язылган мәгълүматларны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта, Дәүләт хезмәтләре порталында кереп карарга мөмкин. 
Моннан кала, хезмәткәр соңгы эш урыныннан, күпфункцияле үзәкләрдән, пенсия фонды бүлекчәләреннән стажы турындагы мәгълүматны кәгазьгә бастырылган, расланган белешмә ала ала. 
Эшкә урнашканда электрон хезмәт кенәгәсен күчермәсен эш бирүченең электрон адресына җибәрергә кирәк булачак. 
 2020 елның 30 июненә кадәр эш бирүче һәр хезмәткәренә хезмәт кенәгәләрен алыштыру буенча хәбәр җибәрергә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар