Логотип
Яңалыклар

2018 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачак?

2018 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Шулай ук галимнәрнең дә хезмәт хакларына өстәмәләр булачак. Тагын кемнәрнең хезмәт хаклары артачак?

2017 ел йомгаклары буенча инфляция якынча 4% тәшкил итә дип белдерде Үзәк Банк. Күп түгел, әмма узган берничә елда бәяләр кискен үсү сәбәпле, хәтта шушы 4% та кесәгә сугарга мөмкин. Барлык өмет – хезмәт хакларының артуында.

2018 елда кемнәрнең хезмәт хаклары артачак?

Бюджет өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 4% ка артачак.

"Российская газета» хәбәр иткәнчә, яңа елдан илнең бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 4% ка артачак. Федераль өлкәдә эшләүчеләрнең генә түгел, ә президентның «май» указына кермәгән барлык бюджетникларныкы да артачак. 

2018 елда индексация ясалачак белгечлекләр:

- дәүләт финанслый торган оешма бухгалтерлары;

- балалар бакчалары хезмәткәрләре;

- социаль хезмәткәрләр;

- психологлар, реабилитацион комплексларда эшләүчеләр;

- янгын сүндерүчеләр (МЧС хезмәткәрләре);

- урманчылар, урман хуҗалыгын үстерүче һәм урманнарны янгыннан саклаучылар;

- ветеринария белгечләре;

- гидробиология һәм океонология белгечләре;

- орлыкчылык һәм селекция үзәкләре белгечләре, әлеге оешмаларның инженер-техник персоналы.

Моннан тыш хезмәт күрсәтүче персоналның да хезмәт хакларын арттыру көтелә:

- инфраструктура инженерлары;

- биналарның эшкә яраклы хәлдә булуына җавап бирүче белгечләр (электриклар, сантехника белгечләре, слесарь-технологлар).

- клининг белгечләре (җыештыручылар).

Алда чыккан указлар нигезендә табибларның, хәрбиләрнең, полиция хезмәткәрләренең һәм укытучыларның да хезмәт хаклары артачак. Моннан тыш, бик тиздән укытучыларның хезмәт хакларын яңача исәпли башларга мөмкиннәр. Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар өчен «ранглар турында табель» кертергә һәм мөгаллимнәрнең хезмәт хакларны мактаулы исемнәренә карап түләргә тәкъдим итә

- Укытучы – яшь педагог.

- Өлкән укытучы – стажлы укытучы, укыту методикасын уйлап табучы һәм аны практикада кулланучы.

- Әйдәп баручы укытучы (башка укытучыларның эшчәнлеген җайга сала һәм уку-укыту процессларын оештыра).

 

8 миллион бюджет эшчесенең хезмәт хаклары индексацияләнер дип көтелә.

"Миллионга якын россияленең хезмәт хакы 4% ка артачак. Хөкүмәт тарафыннан ясалган әлеге җитди адым, федераль бюджетка зур басым ясаячак. Ләкин шуны аңларга кирәк: ил җитәкчелеге бу практиканы даими кулланмый. Бу - бер тапкыр эшләнә торган акция, ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм йөзеннән эшләнелә», - дип белдерде Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проректоры Александр Сафонов.

Финанс министрлыгында 2018 елда дәүләт хезмәткәрләренең һәм сенаторларның да хезмәт хаклары 4% артачак дип белдерделәр. Соңгы тапкыр дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын 2013 елда 5,5% ка арттырган булсалар, депутатларныкы һәм сенаторларныкы 2014 күтәрелгән иде.

 

Фән дә читтә калмаган

Ноябрь ахырында хөкүмәт вузларның һәм фәнни оешмаларның резерв фондындагы эшчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен өстәмә акча бүлеп бирде. Барлыгы 3,6 миллиард акча бүленгән: 2,4 млрд – мәгариф өлкәсенә, 1,2 млрд – фәнгә каралган. Мәсәлән, мәгариф министрлыгы хезмәт хакларын арттыру өчен 1 млрд 560 млн, авыл хуҗалыгы министрлыгы – 106 млн, сәламәтлек саклау министрлыгы – 152 млн сум акча алачак дип яза «Российская газета».

2018 елда ВУЗда укытучыларның хезмәт хаклары төбәк икътисадындагы уртача хезмәт хакының 200% тәшкил итәргә тиеш булачак. Ул хәзер 131% ны гына тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, галимнәр хезмәт хакларын арттыруга күпмедер дәрәҗәдә үзләре мөстәкыйль рәвештә дә ирештеләр. 2017 елның 29 июнендә Мәскәүнең Суворов мәйданында Россия фәннәр академиясе Профсоюзы тарафыннан оештырылган митинг булды. Митингта катнашучылары хөкүмәтне президентның май указларының фәнгә кагылышлы өлешләрен үтәмәүдә гаепләделәр.

Өч айдан, 2017 елның 29 сентябрендә Россия хөкүмәте Дәүләт Думасына 2019-2020 план периодына исәпләнгән, 2018 елгы федераль бюджет закон проекты кертте. Фундаменталь тикшеренүләргә чыгымнарны 33 млрд сумга күтәрү планлаштырыла. Бу 2017 елга караганда 28% ка артык 2019 һәм 2020 елларда фундаменталь тикшеренүләр өчен чыгымнарны шулай ук арттырыга ниятлиләр, дип яза InFox.

 

Тагын кемнәрнең хезмәт хакы арта?

Җәмгыятьтә бик кирәкле белгечлекләрнең, беренче чиратта IT өлкәсендә эшләүчеләрнең, хезмәт хакы начар түгел. Ул ел саен 10-15 % ка артып бара. Әмма әле генә эшли башлаганнарының киресенчә, хезмәт хаклары кими бара. Ягъни, яңа гына эшкә килгән «айтишник» ның хезмәт хакы елына 10% ка төшә. Сайтларның административ өлеше, аларны тест режимында эшләтү, хәтта веб-дизайнда да яшьләргә авырга туры килә, дип белдерде «Антирабство» проектын оештыручы Алена Владимирская.

Авыл хуҗалагы хезмәтчәннәренең хезмәт хаклары актив үсә. Алты ел эчендә аларның акчалары 24% арткан дип яза «Известия» . Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе уздырган тикшерү нәтиҗәләрендә күренгәнчә, 2010-2016 елларда хезмәт хаклары үсеше, чит ил товарларына алмашка үзебезнең илдә җитештерелгән товарларны куллану, технологияләр үсеше һәм конкуренциянең аз булуына нигезләнә.

Экспертларның бәяләмәләренә караганда, Россиядә аграр өлкә 10 ел эчендә танымаслык булып үзгәрәчәк. Крестьян хезмәтеннән ул югары технологияле, интеллектуаль модульгә күчәчәк. Бу әлеге өлкәдә алга таба да хезмәт хакларының артуына китерәчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, соңгы алты елда түбәндәге өлкәләрдә хезмәт хаклары үсә һәм артуын тагын да дәвам итә:

- мәгариф +23%

- коммуналь һәм социаль хезмәтләр +21,8%

- сәламәтлек саклау +17,2%

- эшкәртү производствосы +12,5%

- файдалы казылмалар чыгару +7,9%

- дәүләт идарәсе + 7,2%

- күчемсез милек операцияләре + 6,1%

- кунакханә һәм рестораннар +1,4%

- транспорт һәм элемтә + 0,8%.

Хезмәт хаклары кимегән өлкәләр:

- сәүдә -0,8%

- финанс эшчәнлеге -3,5%

- төзелеш -6,1%.

Экспертлар фикеренчә, киләсе 2-3 елда хезмәт базарында IT -белгечләргә, инженерларга, табибларга, информатика, физика, биология һәм медицина өлкәсендә эшләүчеләр кирәкле профессияләр булачак.

чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар